русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

03.11.2010

Сертификатлаштыру органы вәкилләре хәләл системасы турында сөйләделәр

Кичә "Тест-Татарстан"  республика  сертификатлаштыру үзәгендә хәләл өлкәсенә багышланган семинар узды. Семинарда төрле төбәкләрдән килгән хәләл ит җитештерүчеләр һәм хәләл комитеты вәкилләре катнашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарты буенча комитет эксперты Фоат хәзрәт Мөхәммәтов үз чыгышында,  хәзерге ирекле сәүдә һәм товарларга дәүләт контроле булмаган шартларда хәләл сертификаты сатып алучыларны ялган юл белән җитештерелгән азыклардан саклый торган бердәнбер чара булуын ассызыклап узды. .

Хәзрәт фикеренчә, хәзерге заманда сәламәт туклану образы тагын да киңрәк колач ала  һәм шунлыктан хәләл системасына киңрәк, ягъни, дини яктан гына түгел, ә милләтнең сәламәтлегеннән чыгып карарга кирәк. Шулай ук ул бу юнәлештә сәясәт бары тик дуңгыз итендә генә булмавын искәртте. Чөнки  дуңгыз ите хәтта советлар чорында ук балалар туклану системасында юк иде. Димәк, хәрам иттән ваз кичү, исламга карата мәхәббәт белдерү генә түгел, ә кеше организмына зыянлы булганга күрә эшләнә . Фоат хәзрәт билгеләп узганча, хәзер “Хәләл” белән “Хәрам” төшенчәләре җәмгытьтә тагын да киң кулланылышка кереп бара.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.