русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

02.11.2010

ТР Диния нәзарәте “Таян Аллага” әдәби конкурсына нәтиҗәләр ясады

Агымдагы елның 23 апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте талантлы иҗади яшьләр арасында “Таян Аллага” әдәби конкурсын уздыру турында игълан иткән иде. Аның максаты – яшь авторларның игътибарын рухи-әхлакый проблемаларга юнәлдерү. Конкурс поэзия, проза, драматургия номинацияләре буенча үткәрелде. Иҗади эшләрне тикшерү һәм бәяләү өчен жюри составы расланды һәм анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Гыйләҗев һәм журналист Рузилә Мөхәммәтовалар керде. Конкурс нәтиҗәләре буенча шушы иҗади эшләрне туплаган җыентык дөнья күрде һәм анда 15 авторның әсәрләре кергән.

“Поэзия” номанициясендә Татар дәүләр гуманитар-педагогика университеты студенты Рүзәл Мөхәммәтшин Гран-прига ия булды.

-         Ләйсән Фәтхетдинова – 1 урын;

-         Рифат Сәлахов – 2 урын;

-         Йолдыз Миңнуллина – 3 урын.

“Проза” номинациясендә җиңүчеләр:

-         Гөлнира Хөсәенова – икенче урын;

-         Ләйсән Фәтхетдинова - өченче урын.

Җиңүчеләрнең барысы да акчалата премияләр алачак. Моннан тыш конкурсантлар Рүзәл Әхмәдиев белән Гөлнира Хөсәеновага Болгар шәһәрендә узачак мөселман яшьләре фестивалендә катнашырга юллама бирелде. Рифат Сәлахов исә Хаҗ кылуга юллама белән бүләкләнде. “Таян Аллага” конкурсы китапханәсе” сериясендә Рүзәл Әхмәдиевнең шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең агымдагы елның 1 ноябрендә үткән Президиумы утырышы карары нигезендә, Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап “Таян Аллага” Икенче әдәби конкурсын үткәрү игълан ителә.

 

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.