русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

02.11.2010

Корбанлыклар чалу өчен эшләнгән “Корбан-бәйрәм” комплексы халыктан заказлар кабул итә

Корбанлыклар чалу буенча Татарстанда бердәнбер булган “Корбан-бәйрәм” комплексы үз эшен башлый һәм халыктан заказлар кабул итә. Әлеге комплекс Казан шәһәренең Бертуган Петрявлар урамында урнашкан. Биредә корбанлыкны чалып, эшкәртеп һәм тигез өлешләргә бүлеп тә бирәләр.

Исегезгә төшерәбез, узган елны Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән Корбан бәйрәме көннәрендә корбанлыклар чалу өчен “Вакыф” оешмасы ачылган иде. Мөселман илләрендә мондый комплекслар инде күптәннән эшли. Казанда исә корбан чалу йоласы күпчелек вакытта мәчет яннарында уздырылды, әмма мондый урыннарда санитар-эпидемиологик һәм рухи-әхлакый таләпләр тиешенчә үтәлеп бетми иде. Ә менә яңа комплекс исә андый таләпләрне тулысынча үти һәм корбан чалу заманча алга киткән ысуллар белән башкарыла.

Оештыручылар сүзенә караганда, шундый ук комплексларны Казанның башка районнарында да булдыру планлаштырыла.

Заказлар 250-50-24 телефоны аша кабул ителә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.