русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Хаҗ яңалыклары белән хәзер “Татарстан - Яңа Гасыр” телеканалында танышып барып булачак

02.11.2010

Бүген "Татарстан - Яңа Гасыр телеканалының "Хәерле иртә" программасында "Хаҗ нуры" сәхифәсенең чираттагысы эфирга чыкты. Сәхифәне алып баручы Сөмбел Вәлиди туры эфирда “Идел-Хаҗ” ТХҮ нең логистика бүлеге җитәкчесе Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов белән әңгәмә корды. Ноябрь ае дәвамында тапшыру эфирга атнасына ике тапкыр, сишәмбе һәм җомга көннәрендә чыгачак. .

Сәхифә хаҗ йолаларына һәм хаҗиларга багышлана. Алып баручылар телевизор караучыларны изге җирдә булган яңалыклар һәм хаҗ кылу тәртибе белән таныштырачак. Киләсе тапшыру 5 ноябрь көнне 6 сәгать 20 минутта "Татарстан - Яңа Гасыр телеканалында эфирга чыга.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.