русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

01.11.2010

564 мөселман “Идел-Хаҗ” аша Хаҗ сәфәре кыла

1 октябрьдә “Казан” Халыкара аэропортыннан Уфага 94 кешедән торган 2 төркем хаҗилар сәфәргә кузгалды. Төркем җитәкчеләре – Данил Нурмөхәммәтов һәм Рөстәм Гайфиев.

Бүгенге көндә “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге аша изге җирләргә 564 мөселман сәфәр кыла. Хаҗиларның тагын 12 төркеме үз рейсларын көтә. Инде моннан алда киткән хаҗилар Мәккәдә Гомрә хаҗ кыла, алар “Әль-Хәрам” мәчетендә, Мәдинә шәһәрендәге истәлекле, тарихи урыннарда булалар һәм пәйгамбәребез  Мөхәммәд с.г.в. “Ән-Нәби”мәчетендә намаз укыйлар.

“Идел-Хаҗ”ның ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган 7 табибы Согуд Гәрабстаны Корольлегенә тулы составта барып җитте. Укыту, биналарга урнаштыру,  документларын рәсмиләштерүгә җаваплы хаҗ-миссия вәкилләре дә изге җирләргә килгән хаҗиларны тулы әзерлектә каршы ала. Ә 4 кешедән торган эшче төркем исә Мәдинә шәһәрендә хаҗиларга хезмәт күрсәтә.

“Идел-Хаҗ”ның чираттагы төркем хаҗилары сәфәргә 3 ноябрьдә җирле вакыт белән 3 сәгать 20 минутта сәфәргә чыга. Төркем җитәкчесе – ТР ДН нең бүлек җитәкчесе Рамил Бикбаев.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.