русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

21.10.2010

ТРның Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Салих Хамәтшин вафат булды

Агымдагы елның  20 октябрендә ТРның  Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Хамәтшин фани дөньядан бакыйлыкка күчте.

Салих хәзрәт әлеге районда мөселман тормышына яңа сулыш бирүче һәм аны җайга салучы шәхесләрнең берсе булды. Соңгы 18 ел эчендә район үзәге мәчетендә имам һәм район мөхтәсибе вазифасында хезмәт итү чорында ул күп уңышларга иреште – 2002 елда район үзәгендә 10 елдан артык төзелгән мәчет сафка басты һәм районның күп кенә татар авылларында иман йортлары ачылды.

Салих хәзрәт үзенең рухи үсеше өчен дә бик күп көч куйды – ул Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлап, дипломлы дин әһеле булды.

Җеназа намазын һәм күмү эшләрен ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, вакыфлар рәисе Илдус хәзрәт Фәиз уздырды. И. Фәизов Салих хәзрәтне озату мәрәсимендә билгеләп узганча, ул бик тырыш мөхтәсиб булды, аның хезмәтен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башка мөхтәсибләргә дә үрнәк итеп китерә иде. Илдус хәзрәт шулай ук мәрхүмнең гомер юлдашының авыр кайгысын уртаклашты, аңа сабырлык теләде. Салих хәзрәтне җирләгәндә районның хакимият башлыгы Александр Тимофеев та чыгыш ясады. Мәрхүмне озатырга  килүчеләр киләчәктә мәчеткә С. Хамәтшин исемен бирергә дигән тәкъдим белән чыктылар. 

Татарстанның мөселман дин әһелләре Салих хәзрәтнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша һәм Аллаһы Тәгаләдән аның хата-кимчелекләрен һәм гөнаһларын гафу итүне сорый. Салих хәзрәтнең урыны  җәннәтләрдә булса иде. Әмин.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.