русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

01.11.2010

Казанда иң яхшы мөселман киеме дизайнерын сайладылар

Казанда мөселман модасы атналыгы белән беррәттән мөселман модасы дизайнерларының икенче конкурсы да тәмамланды.

Атналык 25 октябрьдә ачылып, конкурста катнашучылар Казаннан ерак түгел шәһәр яны өендә 2 көн ял итәргә юл алдылар. Биредә төрле кызыклы очрашулар һәм мастер-класслар оештырылды. 28 нче октябрьдә исә алар кабат башкалага кайтып, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында үткәрелгән “Ислам киеме дизайны-проектлаштыру, бизәү һәм сату проблемалары” дигән тема астында түгәрәк өстәлдә  катнаштылар.

Чараны ТР мөфтиенең беренче  урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов ачты һәм мөселман киеме нинди булырга тиешлеге хакында үз фикерләрен белдерде. Очрашуда мөселман киеме индустриясе проблемалары һәм аны чишүнең барлык юллары хакында фикер алышынды. “Алтын җеп” ательесы хуҗасы, бердәнбер ир-дизайнер Алмаз Әхмәтҗанов ассызыклаганча, әгәр дә шулкадәр зур күләмдәге салымнар булмаса, мөселман киеме индустриясе чәчәк ата алыр иде.  Шулай ук ул Татарстандагы мөселман киемнәрендә милли чагылыш, чигү үрнәкләре булырга тиешлеген билгеләп үтте. Түгәрәк өстәлдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Чаллыдан килгән кунаклар катнашты. Аларның барысын да Россиядәге мөселман модасы үсеше кызыксындыра. Чараның төп кураторы – танылган дизайнер Надежда Әюпова. Оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге.

Шул ук көнне дизайнерларның сайлап алу туры үткәрелде һәм 19 катнашучы арасыннан 10 сы финалга чыкты. 29 октябрьдә “Grand Hotel Kazan” кунакханәсендә иң яхшы дип табылган 10 тупланма күрсәтелде. Жюрида исә Мәскәүдәге мода атналыгы вәкиле Екатерина Морозова, Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Сафиуллина, В.Зайцевның мода остаханәсе вәкиле Разия Уразаевалар түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләде:

“Иң яхшы яшьләр коллекциясе”ндә Чаллыдан Алия Хәлиуллина, “Иң яхшы этник коллекция” номинациясендә Чаллы дизайнеры Гөлфия Хәлиуллина, “Иң яхшы кичке коллекция” дә Казаннан Ләйсән Хаҗиева, “Иң яхшы дизайнер карары”нда Мәскәүдән Русудан (Җәмилә) Кобякова җиңү яулады. Казаннан Наҗия Галимова исә - Гран-при иясе.

Чараның генераль иганәчесе – ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.