русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

28.10.2010

Татарстанның Кукмара районында яңа мәчет ачыла

Алдагы шимбә көнне, ягьни 30 октябрьдә ТР Кукмара районы Сазтамак авылында яңа мәчет ачыла.

Дөрес, авылда инде инкыйлабка кадәр үк төзелгән мәчет була. Ләкин бина нык искергән, шуңа да авыл халкы яңасын төзергә ниятли. Иске һәм яңа мәчет янәшә урнашкан. Яңа мәчет җирле халык акчаларына төзелә. Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, иске бина белән нәрсә эшләнәсе әлегә билгеле түгел. Бәлкем аны музей итәрләр.

Тантаналы чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, район хакимияте вәкилләре, кунаклар һәм җирле имамнар катнашачак.

Сүз уңаеннан, Кукмара районында бүгенге көндә 68 мәчет эшләп килә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.