русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

26.10.2010

Казанда “Мөселман модасы” атналыгы бара

 Казанда “Мөселман модасы” атналыгы  башланды.

“Мода атналыгы” кысаларында мәдәни чаралар, танылган дизайнерлар тарафыннан мастер-класслар узачак. 28 октябрьдә “Мөселман киемнәрен  җитештерү һәм сату, бизәү, дизайн-проектлау мәсьәләләре”  дигән темага “түгәрәк өстәл” узачак. Чарага дизайнерлар, рәссам-модельерлар, бизнес вәкилләре – кием җитештерүчеләр һәм бутик, кибет, сәүдә фирмалары директорлары җыела.

Форум «Islamic clothes» халыкара мөселман киеме дизайнерлары конкурсы” һәм мөселман модасы дөньясындагы соңгы тенденцияләрне күрсәтү белән тәмамлана. 

Конкурста катнашырга теләк белдреп танылган модельерлар, төрле дизайн студияләре һәм мәктәпләре, шулай ук Индонезия, Гыйрак, Иран кебек чит илләрдән утыздан артык гариза кабул ителгән.

 Барлык катнашучыларны да  кыйммәтле бүләкләр, дипломнар көтә.  Гран-прига ия булган җиңүчегә  100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә. Конкурсның жюри составына Россия һәм чит ил мода индустриясе әһелләре, мәдәният  һәм күренекле җәмәгать эшлеклеләре кертелгән.

Конкурсны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дизайнерлары берлеге, “Татарстан мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Чараның  төп иганәчесе – ТР Диния нәзарәте каршындагы “Хәлал” стандарты буенча комитет.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.