русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

26.10.2010

Яшел Үзәннең тарихи мәчетенә 30 ел

Иртәгә Яшел Үзән каласының Мишулин-Волгоград урамнары киселешендә урнашкан тарихи мәчетнең 30 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар үтәчәк.

СССР заманында 1980 елны әлеге мәхәлләне теркәргә рөхсәт бирәләр һәм 1981 елны мәчеттән беренче азан яңгырый. Бу мәчет ТАССР чорында төзелүгә рөхсәт алган бердәнбер Аллаһ йорты. Аның рәсми исеме юк, халык арасында тарихи яисә Җәмигъ мәчете дип йөртелә. 1989 елга кадәр мәчетнең манарасы да юк иде  һәм аны документларда гыйбадәт йорты дип теркәгәннәр.

Чаралар көндезге сәгать унбердә башланыр дип көтелә. Татарстан Диния нәзарәтеннән тантанада мөфтинең беренче урынбасары, Вакыфлар рәисе Илдус хәзрәт Фәезов һәм мөфтинең дин эшләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов катнашачак. Шулай ук әлеге тарихи мәчетнең 30 еллыгында районның дин әһелләре, Яшел Үзән районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы, предприятие-оешмалар җитәкчеләре һәм бизнес тармагы вәкилләренең дә булуы көтелә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.