русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Чирмешән районында - яңа имам-мөхтәсиб

26.10.2010

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйга Чирмешән районының яңа имам-мөхтәсибен тәкъдим иттеләр. Бу вазифага 15 сентябрьдә узган район имамнары җыелышында Минсәгыйрь хәзрәт Миншинны сайладылар.

Татарстан мөфтие Минсәгыйрь хәзрәт белән аның имам-мөхтәсиб вазифасында эшләвенә кагылышлы кайбер мәсьәләләр хакында сөйләште һәм Татарстан Диния нәзарәте белән үзара аралашып эшләү зарурлыгын билгеләп үтте.

Минсәгыйрь хәзрәт Миншин югары дөньяви белемгә ия, 1976 елны Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Зур хезмәт юлы узган, җитәкче вазифаларында эшләгән. Ул 1951 елның 12 гыйнварында туган.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.