русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Хаҗиларның беренче төркеме Согуд Гәрабстанына килеп җитте

25.10.2010

Агымдагы елның 23 октябрендә “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге аша хаҗ сәфәренә кузгалган беренче төркем Согуд Гәрабстаны Корольлегенә уңышлы барып җитте. Хаҗилар хәзер Мәдинә шәһәрендә һәм алар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Ән-Нәби мәчетенә гыйбадәт кылырга йөриләр. Анда намаз укыганнан соң хаҗилар мәчетнең көньяк-көнчыгыш өлешендәге Мөхәммәд пәйгамбәр күмелгән урынны һәм Әбү Бәкер белән Гомәр каберлекләрен зиярат кылачаклар. Аннан соң хаҗиларыбыз танылган ике мәчеттә - Куба һәм Кыйбла мәчетләрендә  булалар. Хаҗилар шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәрнең туганнары җирләнгән Әль-Бакый зыяратына сәфәр кылачак.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.