русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

ТР Диния нәзарәте “Таян Аллага” әдәби конкурсына йомгак ясый

22.10.2010

2 ноябрь көнне Казанның “Мәрҗәни” мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт) “Таян Аллага” әдәби конкурсына йомгак ясау ниятләнә. Әлеге конкурс агымдагы елның апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән иде.

Жюри инде җиңүчеләрне билгеләде, ә нәшрият исә конкурста катнашучыларның әсәрләреннән торган җыентыкны бастырып чыгарды. Чара кысаларында “Дини аң тәрбияләүдә әдәбиятның роле” темасы буенча симпозиум, шулай ук конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтәчәк.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.