русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

21.10.2010

Чистай районы имамнарына Шәһадәтнәмәләр тапшырылды

Чистай районы имамнарына вәгазь эшчәнлеге алып бару таныклыклары – “Шәһадатнамәләр” тапшыру тантанасы булды. Шулай итеп, 27 имам үз мәчетләрендә традицион дини йолаларны һәм намаз, вәгазь укуга рөхсәт алды. Чара Чистайның “Әнәс” мәчетендә үтте. Шәһадәтнәмәләрне ТР ДН рәисенең беренче урынбасары, Вакыфлар рәисе Илдус хәзрәт Фәезов тапшырды. Тантанада шулай ук ТР ДН ҮА җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чистай районы хакимияте башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм районның имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин катнашты.

Рәсми тантанадан соң Илдус хәзрәт имамнар алдында вәгазь сөйләде һәм ул үз чыгышында Әбү Хәнифә мәзхәбенә нигезләнгән татар халкының гадәти рухи кыйммәтләрен саклау, шул юнәлешне тоту мөһимлеген билгеләп үтте. Конфессиара килешеп эшләү зарурлыгына да басым ясады. Соңыннан ул имамнарның сорауларына җавап бирде.

Имамнар алдында шулай ук район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов та чыгыш ясады. Ул дин әһелләренә күптән түгел җирле органнарга сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде.

Имамнарга таныклыклар тапшыру алдыннан, Чистай районы хакимияте башлыгы Илдус Әхмәтҗанов ТР Диния нәзарәте делегациясен кабул итте. Чәй өстәле артындагы әңгәмәдә район мөселманнары берлеге алдында торган проблемалар хакында фикер алышынды. Район башлыгы күтәрелгән проблемаларны уңай чишәргә ярдәм итәчәген ышандырды һәм бергәләшеп эшләүнең мөһимлеген ассызыклап узды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.