русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

21.10.2010

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме сәфәргә 23 октябрьдә кузгалачак

2010 елның 23 октябрендә 03:05 сәгатьтә “Казан” Халыкара аэропортыннан “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге аша “Хаҗ Кол Шәриф Плюс” программасы буенча хаҗга баручыларның 49 кешедән торган  беренче төркеме  сәфәргә кузгала. Әлеге программа туклануны, 4-6 кешелек бүлмәләрдә яшәүне, корбанлыкны күздә тота. Төркем Казан – Истанбул – Мәдинә – Мәккә маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Төркемне озатып йөрүче – “Идел-Хаҗ” ТХҮнең төбәк үсеше бүлеге җитәкчесе Гали Хәсәнов.

“Идел-Хаҗ” ТХҮ шулай ук “Хаҗ Кол Шәриф”, “Хаҗ Сөембикә” кебек башка программаларны да тәкъдим итә.

Согуд Гарәбстаны корольлеге тарафыннан бирелгән квоталарның быел барысы да тулган. Хаҗга баручы ике мең кешенең күпчелеге – Татарстанга якын Россия өлкәләреннән. 

Быелгы Хаҗ-миссиянең составын  19 кеше раслады. Аңа административ эшчеләр, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан билгеләнгән табиблар һәм кайбер төркем җитәкчеләре керде. Хаҗиларны Сөләйман Зарипов, Рөстәм Зиннуров, Линур Сабирҗанов, Рамил Бикбаев һ. б. озатып йөриячәк.

Хаҗга баручыларның икенче төркеме Изге җирләргә сәфәргә 2010 елның 27 октябрендә кузгала.

13 ноябрь – хаҗ гамәлләре башланган көн, бу көнне хаҗилар Мина үзәнлегенә чыгачаклар. 15 ноябрь – Гарәфәт көне, хаҗилар шул тауда торалар. 16 ноябрь – Корбан бәйрәме. Хаҗиларның Согуд Гарәбстанында булу вакыты 14 көннән алып 37 көнгә кадәр . 

Журналистлар хаҗ вакытында барлык сораулар белән дә “Идел-Хаҗ” ТХҮ PR-менеджеры Сөмбел Вәлиуллинага +7(937) 281 36 05 телефон номерына шалтыратып, яисә Хаҗ-миссиянең җитәкчесе Аяз хәзрәт Мингалиевка Согуд Гәрабстанындагы 8-10-966-501-613-248 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.  

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.