русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.10.2010

Зөядәге төзәтү колониясендә Коръән укучылар конкурсы узды

Зөядәге 5 нче номерлы төзәтү колониясендә Коръән укучылар конкурсы үтте. Анда хөкемгә тартылган 24 мөселман катнашты.

Биредә тоткында 126 мөселман, аларның  күбесе татарлар түгел. Араларында руслар һәм таҗиклар да бар. Аларның шактые ирекләреннән мәхрүм ителгәч кенә  мәчеткә беренче тапкыр  килгәннәр.

Әлеге чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам университеты башлангычы белән оештырылды. Биредәге 5 нче  колония юкка гына сайланмаган, чөнки монда тоткыннардан торган мөселман бергәлегенең иң зурысы урнашкан. Конкурс ике номинациядә үткәрелде, оештыручылар тарафыннан шулай ук гран-при да билгеләнде.

Үткәрү тәртибе бик гади иде. Барлык катнашучылар да мәчетнең бер залына җыелды. Алар алдында мәчетнең имамы (ул шулай ук тоткын) һәм РИУдан Ибраһим Сабиров утырды. Катнашучыларны исемлек буенча чакырдылар һәм алардан ике сорауга җавап соралды. Конкурсантлар Коръәнне яттан белергә тиешләр иде, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе.

- Иң мөһиме - Коръәннең барлык хәрефләре һәм авазларын да дөрес яңгырашлы итеп, тыңлаучыларның йөрәгенә барып җитәрлек итеп уку, - ди Ибраһим Сабиров. Конкурста җиңүчеләрне 4  сәгатькә якын вакыт эчендә сайларга туры килде. “Озын сүрәләр” номинациясендә Фәхретдин Рәсүлевкә тиңнәр табылмады, “кыска сүрәләр”дә  Рифат Зикаев җиңү яулады. Исмалджан Кәримов исә - Гран-при иясе.

- Конкурсның максаты – иң беренче чиратта – ресоциализация. Без хөкем ителгәннәргә дин аша тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәргә тиеш, - ди ТР ДН вәкиле Марат Кудакаев. – Ислам ярдәмендә тоткыннар төзәлү юлына басарга мөмкиннәр. Мәчеткә йөргән тоткыннар, кагыйдә буенча, мондагы режимны сирәк бозалар һәм иреккә дә билгеле бер әхлакый максатлар белән чыгалар.

- Мин монда инде 2003 елдан һәм әле тагын 13 ел тоткында буласы бар. , - ди конкурста катнашкан тоткын С.Артем. – Минем гаиләмдә барысы да – руслар. Колониягә кадәр мин бер тапкыр да мәчеттә булмадым. Биредә мин иптәшләрем белән бергә мәчеткә йөри башладым һәм миңа ничектер тыныч һәм җиңел булып китте. Мин рус теленә тәрҗәмә ителгән Коръәнне укырга карар кылдым. Ислам ярдәмендә мин күп нәрсәләрне аңладым һәм үземнең тормышка карашымны яңабаштан барладым. Хәзер мин үземне башка кеше итеп хис итәм һәм әлбәттә, күңелемдәге начарлыклар һәм яман гадәтләрдән арынган халәттә.

 

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.