русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

ТР Диния нәзарәтендә Палестина милли мохтәрияте һәм Израиль дәүләте делегациясе булды

15.10.2010

Бүген Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый үз резиденциясендә Палестина милли мохтәрияте һәм Израиль дәүләте делегатлары: Палестина провинциясе губернаторы урынбасары Дженин Абдалла Бәракат һәм израиль өлкә советы губернаторы Гильбоа Дани Атарны кабул итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасыннан чыкканнарның Бөтенизраиль берләшмәсе генераль директоры Леонид Германович Литенецкий да катнашты.

Кунаклар мөфтигә ике провинция арасында сәүдә-икътисадый зона оештыру планнары хакында сөйләделәр һәм алар фикеренчә,  биредә гарәпләр дә, яһүдләр дә эшли алырлар иде. Дани Атар сүзләренә караганда, төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләре  арасындагы тынычлык моделе аңа бик нык охшаган. Губернатор мондый алымның Якын Көнчыгышта да гамәлгә ашырылачагын ышандырды.

Ике як вәкилләре дә якын арада Коръән укучылар конкурсы оештыруга теләкләрен белдерде һәм алар мактаулы кунак итеп Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйны чакырырга ниятлиләр.

Мөфти исә үз чиратында кунакларга мондый чакыруга рәхмәтен җиткерде һәм Татарстандагы ислам үсеше, конфессияләр арасындагы күпгасырлык хезмәттәшлек үрнәкләре турында сөйләде.

“Без Татарстан турында күп нәрсәләр турында ишеттек, ә бүген исә без  республиканың уникальлеген һәм кабатланмас төбәк икәнлеген үз күзләребез белән күреп ышану бәхетенә ирештек”, - дип белдерде Дани Атар һәм махсус бастырылган Коръән нөсхәсен бүләк итте.

Абдалла Бәракат исә Татарстанда Госман хәзрәт тарафыннан шулай җылы кабул итүләренә рәхмәтен җиткерде, аңа палестинаның традицион шарфын һәм Әль-Акса мәчетен панорамасы рәсемен бүләк итте.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.