русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

14.10.2010

ТР Диния нәзарәтендә Иран Ислам Республикасы Президенты киңәшчесе булды

14 октябрьдә Татарстан мөфтие резиденциясендә, Иран Ислам Республикасы Президенты киңәшчесе, әлеге илнең ислам мәдәнияты һәм элемтәләре оешмасы башлыгы Мәхди Мостафаи булды. Аны нәзарәттә Татарстан мөфтиенең дин мәсьәләләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм дини идарәнең халыкара бүлеге башлыгы Җәмил Юскаев кабул итте.

Очрашу вакытында Сөләйман хәзрәт кунакны Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук Татарстан мөселман бергәлегендә соңгы елларда барган үсеш тенденцияләре хакында сөйләде.

Кунак исә үә чиратында Иран Ислам Республикасы Президентының сәламнәрен җиткерде, Татарстан һәм Иран мөселманнары арасындагы рухи, шулай ук икътисадый өлкәләрдәге хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Мәхди Моставаи сүзләренә караганда, аңа Татарстанда рухи-дини өлкәдәге үсеш һәм республикадагы тотрыклылык нык охшый.

Кичә исә кунак Кол Шәриф мәчетендә, Россия Ислам университетында булды һәм әлеге уку йортында фарсы теле кабинеты ачылышында катнашты.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.