русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Казанда Индонезия мәдәниятына багышланган концерт уздыру ниятләнә

14.10.2010

Агымдагы елның 27 октябрендә Химиклар мәдәният сараенда,  Көньяк Сулавеси провинциясе иҗат коллективлары катнашында,  Индонезия мәдәниятына багышланган концерт узачак.

Чараны оештыручылар: Индонезия Илчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте.

Көньяк Сулавеси мәдәнияты һәм сәнгатендә мөселман юнәлеше ачык чагылу белән аерылып тора һәм Татарстан мәдәниятына охшаш. Оештыручылар фикеренчә, мондый чара Татарстан һәм Индонезия халыкларының якынаюына ярдәм итеп кенә калмый, ул шушы ике ил арасындагы мөселманнарның үзара аңлашып яшәүләрен да ныгыта һәм бу ике як арасында төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлеккә нигез булып тора.

Концерт кичке сәгать җидедә башлана.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.