русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

12.10.2010

“Ул күренекле дин әһеле, талантлы остаз һәм олугъ шәхес иде”

12 октябрь көнне Россия һәм Татарстан мөселманнары күренекле дин галиме, Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулуны зурлап билгеләп үтте. Мәшһүр дин әһеленә хөрмәт һәи ихтирам, аны искә алу, хезмәтләренә югары бәя бирү, аның мирасын дәвам иттерү уңаеннан, Татарстан Диния нәзарәтенең киңәшмәләр залында “ Беренче "Саматов укулары" узды. Чарага Ханты-Манси, Свердловск һәм Самара өлкәләре, Мари Эл республикасы мөфтиләре, дин әһелләре килгән иде.

Укулар изге Коръән уку белән ачылып китте , аннан соң кереш сүз белән  ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхакый чыгыш ясады. Ул Габделхак хәзрәтнең тормыш юлы һәм халыкны рухи агартудагы зур эшчәнлеге хакында бәян итте. “Шундый заманнар бар иде ки, без бертөркем дингә тартылучылар Мәрҗәни мәчетендә кача-поса дәресләр ала, гыйбадәт кыла  идек,  шул вакытта мәчеттә эшләгән Габделхак хәзрәт исә безнең бихисап сорауларыбызга җавап бирергә вакытын кызганмады. Болар барыбыз га үрнәк”, дип ассызыклады мөфти.

Бүгенге имамнар һәм дин әһелләренең күпчелеге  - Габделхак хәзрәтнең шәкертләре. Алар арасында Чувашия мөфтие Әлбир Крганов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил Юнысов һәм башкалар бар.

 Габделхак хәзрәтнең улы.  Ханты-Манси автоном округы (Югра) мөфтие Таһир Саматов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегенә һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән мөфтиләргә, Беренче Саматов укуларын оештыруга ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Шунысы куанычлы, безнең татар халкы, дин әһелләре үзләренең  дини остазларын онытмый. Бу – яшь дин әһелләре өчен стимул, шундый юнәлештә эшләү һәм әти кебек дингә, республика һәм татар халкына тугърылыклы хезмәт итү үрнәге”. Улының сүзләренә караганда, Габделхак хәзрәт аның өчен әти буларак кына түгел, ә бөек шәхес буларак та кадерле.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән I Саматов укуларына җибәрелгән сәламләү хатында,  Татарстанның беренче Баш казыеның мәгърифәтчелек эшчәнлеге билгеләп үтелә. “Саматов укуларының күркәм традициягә әвереләчәгенә һәм Россиядә тынычлыкны тәэмин итүдә ярдәм итәчәгенә ышанасы килә”, - диелә сәламләү хатында.

 Сәламләү һәм искә алу чыгышларыннан соң  Габделхак хәзрәт Саматов турында «Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт» китабы тәкъдим ителде. Китапны нәшер итүче  - Габделхак хәзрәтнең улы Таһир Саматов әлеге басманы чарада катнашучыларга бүләк итте. Китапның авторы – татар  журналисты Вәсилә Рәхимова. Басмада  күренекле дин әһеленең вәгазьләре, хезмәтләре барланган. 

Җыенда шулай ук Г. Саматов исемендәге «Рухи мирас» премиясе бирелде. Премияне остазның якын дусты, шәкерте Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов Самара өлкәсе төбәк диния нәзарәте рәисе,  мөфти Вәгыйзь хәзрәт Яруллинга тапшырды. Әлеге премия татар халкының рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән, ислам теологиясе үсеше өлкәсендә, вәгазьләр алып бару һәм мөселман дини берләшмәләрен оешкан төстә ныгытуда уңышларга ирешкәннәр өчен бирелә.

Укуларда танылган дин эшлеклесе Габделхак Саматов мирасына һәм эшчәнлегенә багышланган  күпсанлы чыгышлар ясалды.  Аерым алганда,  Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Габделхак Саматовның Россиядә заманча мөселман дини белем бирү системасына нигез салучы булуын ассызыклады һәм аның фикеренчә, яшьләрне Исламга тарту, исламча тәрбияләүдә бер матур үрнәк.

“Габделхак хәзрәт инкыйлабка кадәрге дини гыйлем осталары белән бүгенге буын мөселманнарын бәйләүче чылбыр булды”, - дип билгеләп үтте тарих фәннәре докторы, профессор Ринат Нәбиев. – Ул гаять киңкырлы, олы йөрәкле бөек шәхес, бай мирас калдырган остаз иде. Моннан тыш ул дин өлкәсендә үткен сәячәтче буларак та танылды.

Әлеге чарада хәнәфи дини мәзхәбенең мөһимлеген,  совет чорыннан соң татарларда Исламның яңа тарихы, татарларда мөселман мәдәниятенең этник һәм ислам яңарышының төбәк үзенчәлекләрен, Габделхак Саматовның дини мирасы һәм эшчәнлеген өйрәнүгә бәйле мәсьәләләр буенча да чыгышлар яңгырады.

Саматов укуларын алып баручы, Татарстан мөфтиенең дәүләт структуралары белән үзара эшләү буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб искәрткәнчә, Габделхак хәзрәткә күп өлкәдә әйдаман – беренче булырга туры килде. Ул Татарстан мөселман өммәтенең,  Баш мөхтәсиб буларак беренче җитәкчесе, ул Татарстанда беренчеләрдән булып мәдрәсә оештырды, республика мөселманнарының Берләштерү корылтаенда Баш казый итеп сайланды.

Саматов укуларын оештыручылар карары буенча, чарадагы барлык чыгышлар да бер җыентык булып бастырылачак.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.