русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

2010 ел Хаҗы буенча йомгаклау утырышы үтте

12.10.2010

11 октябрьдә Мәскәүдә Хаҗ буенча Советның йомгаклау утырышы узды. Анда быелгы изге сәфәргә әзерлеккә йомгак ясадылар. Туристлык фирмалары – хаҗ операторлар исә РФ Хөкүмәте каршындагы Хаҗ буенча Советка быел хаҗга баручыларның тулы исемлеген һәм документларын тапшырды. Федерация  Советының халыкара эшләр буенча Комитеты рәисе Ильяс Умаханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Согуд Гәрабстаны  Короллегенә хаҗга барырга теләүчеләрнең  нибары  7 мең паспорт килгән, ә 2010 елга Россия буенча 20500 урынга квота бирелә. Хаҗ-операторлар үз чиратында атна ахырына кадәр барлык документларны да тапшырырга вәгъдә итте.

Йомгаклау киңәшмәсендә катнашучылар фикеренчә, 2010 елда РФ Диния нәзарәтенә бүленгән квота тулысынча үзләштерелгән. Ингушетия делегациясе исә квотаны тагын 250 урынга арттыруны сорый, ә Дагстан Республикасы вәкилләре өстәмә 3000 мең урын бирүләрен үтенә.

Киңәшмәдә шулай ук Россиянең Хаҗ-миссиясе дә формалаштырылды: транзит илләр (Әзербайҗан, Төркия, Сирия, Иордания һәм Согуд Гәрабстаны) чикләрендә Хаҗ-миссия вәкилләреннән кизү тору буенча белгечләр билгеләнде. Татарстан хаҗ-миссиясе составында быел 19 кеше булачак. Анда “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге җитәкчелеге һәм белгечләре кергән.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.