русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

11.10.2010

Голәмәләр шурасы утырышы үтте

Бүген ТР Диния нәзарәтендә, Татарстан Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм Батров җитәкчелегендә, әлеге берләшмәнең утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.  Анда  Әбү-Хәнифә мәзхәбе буенча намаз кылу турында мәгьлүмати материаллар карап тикшерелде һәм фикер алышулардан соң ул  расланды. Шулай ук Нияз хәзрәт Сабиров тарафыннан эшләнгән җомга вәгазьләренең 3 махсус үрнәге дә хупланды.  

Азат Ахунов Татарстан Диния нәзарәте белән мөселман зыялылары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре белән үзара эш юнәлешләрен билгеләп үтте һәм фикер алышулардан соң әлеге юнәлешләр нигезендә тәгаенләнгән чаралар планын төзергә тәкъдим ителде.

Рафик хәзрәт Насыйров исә  гомумбелем бирү мәктәпләрендә Ислам нигезләре дәресләрен укыту буенча әзерләнгән материалларны тәкъдим итте. Дин галимнәре ассызыклаганча, бу материалларны тулыландыру һәм республика мөхтәсибләренә тарату өчен бастырып зарур.

Саед хәзрәт Шаһавиев ТР Диния нәзарәте исеменнән фәтвә төзүгә нигезләнгән документы тәкъдим итте һәм проект нигез буларак кабул ителде. Голәмәләрнең киләсе утырышы агымдагы елның 1 ноябрендә үтәчәк.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.