русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

07.10.2010

Журналистлар игътибарына!

2010 елның 12 октябрендә Россия мөселманнары бергәлеге Татарстанның беренче Баш казые, танылган дин әһеле, ислам дине галиме Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулуны билгеләп уза. Шул уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында  Беренче Саматов укулары үткәрелә. Әлеге чарада хәнәфи дини мәзхәбенең мөһимлеген,  совет чорыннан соң татарларда Исламның яңа тарихы, татарларда мөселман мәдәниятенең этник һәм ислам яңарышының төбәк үзенчәлекләрен, Габделхак Саматовның дини мирасы һәм эшчәнлеген өйрәнүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу ниятләнә. Саматов укулары кысаларында әлеге дин әһеле турында китап тәкъдир ителәчәк һәм  аның исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырылачак. Беренче Саматов укуларына Россиянең башка төбәкләреннән дә мөфтиләр һәм дин әһелләренең килүләре, аларның фәнни чыгышлары көтелә.

Татар халкының  традицион дини кыйммәтләрен торгызуда аеруча мөһим роль уйнаган мәшһүр дин әһелен олугъ хөрмәт белән  искә алу нәүбәтеннән, әлеге чараны яктыртуыгызны сорыйбыз.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.