русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

04.10.2010

Татарстан мөфтие Аксубай районында булды

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый республика мөселманнары Диния нәзарәте Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән берлектә Аксубай районында булды. Эш сәфәре вакытында алар муниципаль район башлыгы Камил Гыйльманов белән очраштылар. Шуннан соң Диния нәзарәте җитәкчелеге район башлыгы белән берлектә, шушы төбәкнең Трудолюбово авылында яңа мәчет ачу тантанасында катнашты. Яңа иман йорты агач бурадан эшләнгән һәм анда 50 кеше гыйбадәт  кыла ала. Госман хәзрәт Исхакый шул ук көнне биредәге имамнар җыелышын үткәрде һәм аларга вәгазь эшчәнлеге алып бару таныклыкларын тапшырды.

Бүгенге көндә Аксубай районында 28 мәчет эшли.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.