русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

27.09.2010

Кама Тамагы районының 17 имамына “Вәгазь эшчәнлеге алып баруга шәһадәтнамә” тапшырылды

Үткән ял көннәрендә Кама Тамагы районынынң  Түбән Карамалы авылы мәчетенең 100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында,  ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге әлеге районның 17 имамына “Вәгазь эшчәнлеге алып баруга шәһадәтнамә тапшырды.

Тантана алдыннан мөселманнар Кама Тамагы районы хакимияте башлыгы Зөфәр Гәрәфиев белән очрашты. Анда  Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Очрашу барышында районда ислам үсешенә багышланган мәсьәләләр турында фикер алышынды. Бәйрәм чарасы тантаналы төшке аш белән тәмамланды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.