русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

27.09.2010

2010 ел Хаҗ сәфәрен кылуга документлар кабул итү тәмамланып килә

 

“Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге быел хаҗ кылырга теләүчеләрне кабаттан искәртә: 2010 ел Хаҗына документлар кабул итү 1 октябрьдә тәмамлана. Бүгенге көнгә 200 ләп хаҗи изге урыннарга “Мәрҗәни” туры белән барырга ниятли. Калганнар исә “Кол Шәриф эконом”, “Кол Шәриф стандарт”, “Кол Шәриф плюс”, һәм “Сөембикә”программаларын сайлаган. Шунысын да искәртү кирәк, “Кол Шәриф плюс” маршруты белән барырга төркемнәр тулысынча тупланганлыктан, әлеге турга инде документлар кабул ителмәячәк.

“Идел-Хаҗ”хаҗиларын изге сәфәрдә барлыгы 7  табиб озатып йөриячәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан юлланган табиблар өчен хаҗ чорында сәфәр кылучыларга хезмәт күрсәтү буенча  махсус курслар оештырылды. Сәламәтлек сагында торучылар алдында моңа кадәр инде хаҗда булган тәҗрибәле табиблар чыгыш ясады, кыр шартларында медицина ярдәме күрсәтү нечкәлекләре белән таныштырды. Ә “Идел-Хаҗ” белгечләре исә изге урыннарда дини йолалар тәртибе хакында сөйләде. Курслар тәмамланганнан соң тест-имтихан үткәрелде һәм агымдагы елның октябрендә хаҗга бару өчен 7  табиб сайлап алынды, аларга сертификатлар бирелде.

Быел “Идел-Хаҗ” хаҗилары төркемнәрен татар, рус, гарәп телләрен белгән 20  квалификацияле белгеч озатып йөриячәк. Беренче төркем хаҗилар изге сәфәргә 23 октябрьдә кузгала.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.