русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

23.09.2010

ТДГПУда РФ һәм БДБ илләрендә яшәүче мөселман халыкларының рухи мирасына багышланган конференция ачылды

Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Россия һәм якын чит илләрдә яшәүче мөселман халыкларының рухи мирасы” дип исемләнгән ике көнлек Халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Аның максаты – мөселман халыкларының бай рухи мирасын яңадан торгызу.
Конференция эшендә танылган ислам белгечләре, Россия, БДБ һәм кайбер ерак чит илләрнең мөселман уку йортлары вәкилләре катнаша. Конференция кунаклары арасында Ислам дөньясы университетлары федерациясе генераль секретариаты җитәкчесе Мостафа Али һәм Марокко Корольлегенең Россиядәге илчесе Абделкадыйр әл-Ашхаб бар.
Конференция Коръәннән аятьләр уку белән башланды. Аннары конференция кунакларын һәм анда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән идарәсе башлыгы Булат Яһудин сәламләде. Ул узган атнада үткән РФ Көнчыгышны өйрәнүчеләренең VII съездында Шәрыкне өйрәнүчеләрнең сигезенче съездын Казанда үткәрү турында карар кабул ителүе хакында искәртте.
ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов конференция кунаклары һәм анда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде. “Илебез Хөкүмәте мөселман мәгарифе традицияләрен үстерүгә гаять зур игътибар бирә. Соңгы елларда без Россия һәм Татарстанның белем бирү һәм фәнни өлкәләрдә төрле мөселман илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуының шаһитлары булдык. Бу изге эшкә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да хәл кадәри өлеш кертә. Университетның ислам тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен җитди потенциалы бар, бу яшьләргә күпьяклы дөньяви белем алырга мөмкинлек бирә. Вуз Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы, Ислам дөньясы университетлары федерациясе белән хезмәттәшлекне уңышлы үстерә. Бүгенге көндә ТДГПУ Россиянең дәүләт вузлары арасында әлеге федерациянең беренче һәм әлегә бердәнбер әгъзасы булып тора”, - дип ассызыклады Рәдиф Җамалетдинов.
Мостафа Али үз чыгышында конференцияне үткәрү өчен гаять зур тырышлык куйган оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Ислам цивилизациясе – иң борынгы цивилизацияләрнең берсе. Аның нигезендә башка цивилизацияләр барлыкка килгән. Ул дөньяда телләр барлыкка килү һәм аларның үсешендә гаять зур роль уйнаган. Гарәп телендәге китаплар һәм кулъязмалар мәдәниятне саклауда зур кыйммәткә ия”, - диде ул.
Аның хәбәр итүенчә, конференция кысаларында Казанда ИСЕКОның филиалын ачу күздә тотыла, ул мөселман мирасын өйрәнү һәм тарату эшенә хезмәт итәчәк.
Конференциядә катнашучылар алдында шулай ук Марокко Корольлегенең Россиядәге илчесе Абделкадыйр әл-Ашхаб, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз һәм Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Искәртеп узабыз, конференцияне Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы, Ислам үсеш банкы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм һәм Россия Ислам университеты оештырды.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.