русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Марокко илчесе ТР Диния нәзарәтендә булды

22.09.2010

22 сентябрьдә Марокко Короллегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Абделкадыйр Лешехеб Татарстан мөфтие резиденциясендә булды. Диния нәзарәтендә кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов һәм ДНнең Халыкара бүлеге җитәкчесе Җәмил Юскаев кабул итте.

Чәй өстәле артында узган очрашуда Марокко вәкилен Татарстандагы Исламның торышы һәм үсеше мәсьәләләре кызыксындырды. ТР ДН рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов Татарстандагы мөселманннар тормышы турындагы сөйләгәндә, республикада Ислам үсешенең тарихи аспектына киңрәк тукталды.

Илче исә үә чиратында Марокко мөселманнарының Европада урнашуы һәм традицияләре турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, марокколыларның татарлар тормышы белән ничектер охшашлыгы бар, аерым алганда, толерантлык, чөнки аларның диаспорасы да күпчелек илләргә таралган.

Сүз уңаеннан, әңгәмә гарәп телендә барды. Абделкадыйр Лешехеб әңгәмә вакытында шулай ук Рамазан аен Мароккода үткәрүе турында сөйләде.

Әңгәмә ахырында илче  ТР ДН белән дини сферада хезмәттәшлек итәргә әзере булуын ассызыклады һәм ул Татарстан белән Марокко мөселманнары арасында тугандаш мөнәсәбәтләрне җайга салуга төрле яклап теләктәшлек күрсәтәчәген дә искәртте.

 


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.