русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстанның Арча районы мәчетләр саны буенча лидер санала

21.09.2010

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Үзәк Аппараты киңәшмәсендә, Аппарат җитәкчесе Илья хәзрәт Җиһаншин хәбәр иткәнчә, Татарстанның Арча районында бүгенге көндә 72 мәчет эшләп килә. Республика районнары арасында бу иң югары күрсәткеч.

Әле шушы көннәрдә генә районның Каенсар авылында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, район башлыгы һәм башка кунаклар катнашында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йортында 80 кеше гыйбадәт кыла ала. Алга таба бу мәчеттә теләүчеләр өчен ислам нигезләрен дә өйрәтергә ниятлиләр.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.