русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

20.09.2010

Казанның Царицыно бистәсендәге мәчет Зәйнулла Рәсүлев исемен йөртәчәк

18 сентябрьдә Казанның Царицыно бистәсендә төзеләчәк яңа мәчетнең нигез ташын салу тантанасы узды. Әлеге Аллаһ йорты "Зәйнулла" исемен йөртәчәк.
Чара Изге Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте. Аны шушы мәхәлләнең имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зарипов укыды. Олы хөрмәт сүзләре белән ТР Диния нәзарәтенең вакыфлар рәисе, мөфтинең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз чыгыш ясады. Ул Зәйнулла хәзрәт Рәсүлевнең рухи тормышы турында сөйләде. Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин мәчет белән янәшә мәдрәсә салырга да киңәш итте, бу исә үз чиратында барлык теләк белдерүчеләр һәм балалар белем алсын өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
Мәчет уңайлы урында - юл буенда урнашкан, аның янәшәсендә генә "Җиһан" кибете бар. Әлеге җир кишәрлеген мәчет өчен үзенең шәхси милкеннән Фәрит Җиһангиров бүлеп биргән. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бабаларыбыз беренче чиратта мәчет төзегәннәр, ә аннан соң гына йорт салганнар. Царицынода мәчет төзүнең әһәмияте - әйтеп бетергесез.
Мәчеткә нигез ташы салыну шатлыгын бүлешү өчен бик күп Казан имамнары килде, алар арасында Шамил хәзрәт Исхаков та бар иде. Вәлиулла хәзрәт Якупов исә Зәйнулла хәзрәт Рәсүлевнең хезмәтләре белән революциягә кадәр татарлар гына түгел, ә төбәкнең барлык милләт вәкилләре дә таныш булган, дип белдерде.
Чараның ахырында, Илдус хәзрәт Фәиз һәм Мансур хәзрәт Җәләлетдин мәчет нигезенә беренче кирпечләрне салды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.