русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

15.09.2010

Тоткыннар өчен хастаханәдә хәйрия акциясе уздырылды

ТР Мөселманнары Диния нәзарәте 2 нче номерлы төзәтү колониясендә урнашкан хастаханәдә хәйрия акциясен оештырды. Көч структуралары белән эшләү буенча бүлек мөдире  Морад Кудакаевның ТР ДН матбугат үзәгенә хәбәр итүенчә, 230 якын тоткын азык-төлек тупланмалары алган һәм чара хәйрия ашы белән тәмамланган.

Татарстан Диния нәзарәтенең көч структуралары белән эшләү буенча бүлеге берничә ел рәттән республикадагы һәм аннан читтәге  төзәтү колонияләрендә актив эш алып бара. Алар башлангычы белән төрмәләрдә гыйбадәт бүлмәләре ачыла, мәчетләр төзелә, даими рәвештә җомга намазлары үткәрелә, Рамазан аенда тоткыннар өчен ифтар ашлары уздырыла. Шулай ук бүлек тарафыннан төрмә һәм колонияләргә ТР ДН хуплаган дини эчтәлектәге китаплар да җибәрелеп тора.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.