русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

14.09.2010

Казанда Россия мөселман дин әһелләренең “Милли яшәеш һәм дин” темасы буенча форумы уздырыла

Казанда 15-18 сентябрь көннәрендә Россия төбәкләрендә яшәгән мөселман дин әһелләренең “Милли яшәеш  һәм дин” дигән җыены үтә.  

Форумны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте,  Россия мөфтиләр Шурасы оештыра.

Җыенда Россия төбәкләреннән 700 гә якын дин әһеле, күпсанлы кунаклар, Россия һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, РФдәге татар милли-мохтәрият лидерлары, журналистлар катнашыр дип көтелә.

Шунысын билгеләп үтү урынлы, хәзерге ил тарихында мондый дәрәҗәдәге форум һәм анда Россия мөселман бергәлегенең күпсанлы лидерлары катнашуы, мөгаен, тәүге тапкырдыр. Мондый киңкырлы чараның Россиянең ислам үзәге, татарларның тарихи ватаны – меңьеллык Казанда үткәрелүе – үзе олугъ мәртәбә. Янә бер мөһим аспект – форум уздыру башлангычы белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чыкты һәм оештыручыларның берсе булды. Мәгълүм ки, БТК озак еллар дәвамында мөселман дин әһелләре белән конструктив мөнәсәбәтләрне көйләде. Шушы максаттан БТК структурасында дини мәсьәләләр буенча комиссия дә төзелде.  

Җыенда Россиядәге мөселманнар проблемалары,  татарлар тормышына кагылышлы төрле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынып, аларны чишү юлларын табу ниятләнә.

                    “Милли яшәеш һәм дин” форумының программасы

                                                               15-18 сентябрь 2010 ел

15 сентябрь (чәршәмбе)

12.00 – 19.00 Катнашучыларның килүе

 

16 сентябрь (Пәнҗешәмбе)

09.00 – 10.00 Форумда катнашучыларны теркәү (Камал театры)

10.00 – 12.30 Пленар утырыш (Камал театры)

15.00 – 17.30 Пленар утырышның дәвамы

20.00 – 22.00 Камал театрында спектакль карау

 

17 сентябрь (җомга)

09.00 – 10.00  “Пирамида” комплексында татарларның тарихи-архитектура һәм дини-рухи мәркәзе булган борынгы Болгар шәһәрен торгызу проекты тәкъдим ителәчәк шулай ук

10.00 – 11.30  Форумда катнашучыларның татар зыялылары белән очрашуы

11.30 – 12.30 Казан буенча сәяхәт, мәчетләргә сәфәр

15.30 – 18.00 Камал театрында мәдәни чара

 

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.