русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

13.09.2010

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре буенча Советның элеккеге рәисе ТР Диния нәзарәте медале белән бүләкләнде

Бүген Казан (Идел буе) Федераль университетының сәяси тарих кафедрасы мөдире Ринат Нәбиев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мәгълүм булганча, Ринат Нәбиев 10 ел дәвамында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре буенча Советның рәисе вазифасын башкарды. Ул Татарстан мөселманнарының 1998 елда узган Берләштерү корылтаен оештыру комитеты әгъзасы булды. Аның турыдан-туры катнашы белән республикада мөселманнар берләшүгә иреште. Р.Нәбиевнең әлеге хезмәтләрен бәяләп, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, аны ТР Диния нәзарәтенең “Халыкка хезмәте өчен” медале белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.

Юбилей кичәсендә әлеге мәртәбәле бүләкне мөфти үзе тапшырды. Тәбрикләү сүзләре белән шулай ук Вәлиулла Ягъкуб та чыгыш ясады.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.