русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

13.09.2010

Дагыстанда Хаж буенча чираттагы Совет уза

14-16 сентябрь көннәрендә Дагыстан Республикасы башкаласы Махачкала шәһәрендә 2010 елда хаҗны оештыру мәсьәләләре буенча “2010 елның хаҗы – мөселманнарның бердәмлегенә һәм килешүенә” дип аталган Бөтенроссия киңәшмәсе уза. Хаҗ буенча чираттагы Советны РФ Хөкүмәте карамагандагы Дини берләшмәләр мәсьәләләр комиссиясенең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкил, Федерация Советының халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары И.Умаханов алып бара.
Киңәшмәдә РФ дәүләт структуралары вәкилләре, дин әһелләре, Россиянең әйдәп баручы хаҗ-операторлары катнаша. Җыенда Россия Федерациясенең Җиддәдәге Генераль консулы С.Кузнецовның һәм төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда хаҗны оештыру өчен җаваплы затларның чыгышлары көтелә.
Җыенны уздыру урыны итеп Дагыстан юкка гына сайланмаган. Чөнки нәкъ менә биредән  ел саен хаҗга баручылар саны югары. Быел да Дагыстан Республикасына 8000 кешегә квота бирелгән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.