русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

09.09.2010

РФ Премьер-министры Владимир Путинның Ураза бәйрәме уңаеннан котлавы

                                      Хөрмәтле мөфти!

Сезне Изге Рамазан ае тәмамланганнан соң билгеләп үтелә торган Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм.

Ураза бәйрәме – барыннан да элек, ураза вакытында рухи бердәмлек, тупланган тәҗрибәне барлау. Россия мөселманнары берлегенең дини тормышы аның иҗтимагый позициясе белән туры килә.
 Мөселманнар шурасы вәкилләре гражданлык җәмгыятен үстерү буенча фикер алышуларда катнаша, хәйрия проектларын гамәлгә
ашыра. Исламның бай рухи-әхлакый потенциалына ихтыяҗ зур, конфессияара хезмәттәшлек ныгытыла. Ислам уку йортлары төзелеше дәвам итә, дөньяви мәгариф учреждениеләре белән элемтәләре камилләшә.
Бүген
ге бәйрәм көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга, барлык мөселманнарга иминлек, сәламәтлек, уңышлар телим. Рамазан аендагы яхшы башлангычлар эш-гамәлләрегездә даими чагылыш тапсын.

                                      РФ Хөкүмәте рәисе Владимир Путин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.