русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

09.09.2010

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле Госман хәзрәт!

Сезне һәм Сезнең аша Татарстанның барлык мөселман дин әһелләрен Ураза бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Югары рухи максатларыбызга ирешүдә Сезгә һәрчак уңышлар юлдаш булсын.

Гражданнарның үзара килешеп яшәве, барлык конфессияләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге – Татарстан Республикасының иң зур хәзинәләреннән берсе. Моның белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Республикабыз мөселманнарына тынычлык сөю, башка дин тотучыларга хөрмәт эшсөярлек һәм рухи-әхлакый камиллекә омтылу кебек асыл сыйфатлар хас. Болар барысы да Татарстанның иҗтимагый һәм икътисадый үсешенә мөһим этәргеч булып тора, югары әхлаклы, максатчан һәм хезмәт яратучы яшь буын тәрбияләүгә ярдәм итә. Татастан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте киләчәктә дә тәкъваллык һәм зиреклек, юмартлык һәм затлылык үрнәге булып торыр, игелекле гамәлләре белән Республиканың әһәмиятле социаль бурычларын хәл итүдә актив катнашыр дип ышанам.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.