русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның Ураза бәйрәме уңаеннан котлавы

08.09.2010

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

                                            Кадерле дин кардәшләрем!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы 1350 дән артык мәчет-мәхәллә исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән, мөхтәрәм ватандашларыбыз, дин-кардәшләребез, Сезләрне олугъ бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Аллаһ Тәгаләгә олугъ мактауларыбыз һәм рәхмәтләребез булсын, шушы изге Рамазан аеның мәрхәмәтле ураза көннәре һәм төннәре ахырына якынлашты. Шушы ай дәвамында без Ходайның хәер-хак мәрхәмәтенә өметләндек һәм динебез кушканнарны үтәргә омтылдык: иманыбызны яңарту һәм хак-тәгаләнең гафу итүен, гөнахларыбызны ярлыкауны сорадык, иртән торып сәхәрләр ашадык һәм инде кояш баегач, бәйрәм табыннары артында туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән авыз ачу мәҗлесләрендә  катнаштык, туганнырыбызның хәлен белешеп тордык һәм мохтаҗларга ярдәм иттек.

Аллаһы Тәгалә безнең тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын , гөнаһларыбызны кичерсен, алга таба да үзенең рәхим-шәфкатеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын иде.

Ватаныбызның тагын дә чәчәк атуын һәм аңа бары тик уңышлар гына насыйп булуын Аллаһ насыйп итсен. Мин, һәммәбезгә дә Аллаһы Тәгаләнең изге теләкләрендә булуын телим! Раббыбыздан,  барлык халыкларга да тынычлык,  һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, һәр йортка иминлек, иркен тормыш бүләк итүен сорыйм. Амин.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.