русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

02.09.2010

«Islamic-clothes» мөселман киеме дизайнерлары халыкара бәйгесенә Иран һәм Индонезиядән заявкалар килгән

Быел мөселман киносы фестивале кысаларында узачак «Islamic-clothes» мөселман киеме дизайнерлары халыкара бәйгесенә 24 заявка килгән.
ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә
Җиһаншина сүзләренчә, күпчелек заявкалар – Татарстаннан. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Ивановодан коллекцияләр көтелә. Чит илләрдән Иран һәм Индонезия бар. Төркия белән сөйләшүләр алып барыла.
Заявкалар 10 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Әлеге конкурс “Татарстан мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы
башлангычы белән оештырыла. Бу проектны тормышка ашыруда ТР Мәдәният министрлыгы, Россия һәм Татарстан дизайнерлары берлеге булышлык күрсәтә.
Бәйгегә тәкъдим ителә торган тупланмалардагы модельләр
нең башны һәм тәнне тулысынча каплавы зарур, әмма үтәкүренмәле булып, гәүдәгә сыланып торырга тиеш түгелләр.
Күренекле мәдәният һәм җәмәгать эшлекләреннән, мода индустриясендәге танылган шәхесләрдән торган жюри, модельләрнең яңалыгына, һөнәри осталык дәрәҗәсенә, сәнгати матурлыгына, коммерция перспективасына карап бәя бирәчәк.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.