русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

РИУ Чаллыда үзенең Кама аръягы вәкиллегенә укучылар кабул итә

02.09.2010

РИУның Кама аръягындагы вәкиллеге яңа уку елында Россиянең барлык төбәкләреннән дә 9-11 нчы сыйныфларны тәмамлаучы егетләрне Автономияле коммерция максатында булмаган мәдәни –агарту хәйрия пансионатына укырга кабул итә. Биредә  РИУ тарафыннан Хәнәфи мәзхәбе буенча расланган фәннәрне заманча матди-техник базада үзләштереп булачак. Пансионат Чаллыдагы Рябинушка бистәсендә урнашкан. Тәүлек буе белем һәм тәрбия бирүче үзәк үсмерләрне җәмгыятьтәге төрле яман күренешләрдән йолып калырга, эш сөючән булып үсәргә ярдәм итәр дип ниятләнә. Укучылар тулай торак белән тәэмин ителә, 4 тапкыр бушлай туклану оештырыла.

Әлеге үзәктә белем алып чыкканнарга урта белем турында диплом һәм имам белгечлеге бирелә. Югары белем алырга теләүчеләр исә РИУның 2 нче курсына кабул ителә.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.