русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

02.09.2010

“Госмания” мөселман мәктәбе 110 нан артык укучы кабул итте

Республикада бердәнбер булган “Госмания” урта мөселман мәктәбе яңа уку елында 110 нан артык укучы кабул итте. “Безгә балалар Башкортстаннан, Екатеринбург, Мәскәү һәм хәтта Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан да килделәр” – ди мәктәп вәкиле. Белем көне уңаеннан тантаналы чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов та катнашты. Ул балаларны дини мәктәпне сайлаулары һәм бәйрәм белән котлады, аларга уңышлар, сәламәтлек теләде.

“Госмания” дәүләт стандартлары белән эшләүче урта мәктәп. Бу белем учагында  укулар иң беренче чиратта ислам кыйммәтләренә нигезләнгән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.