русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

01.09.2010

Биектау районында үзгәртеп корудан соң мәчет ачылды

Биектау районының Өлә Казаклар авылында реставрациядән соң мәчет ачу тантанасы булды. 90 елларда төзелгән әлеге Аллаһ йорты бирегә килергә теләгән  барлык диндарларыбызны сыйдырмый иде. Өлә Казакларында 500 ләп кеше яши. Көндәлек намазга йөрүчеләрне элеккеге мәчет сыйдыра алса, дини бәйрәм чаралары вакытында барлык теләүчеләр дә намазда катнаша алмый иделәр. Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрендә туган авылларына читтә яшәүчеләр дә күпләп кайта. Шуңа да дини бәйрәм вакытында биредә халык бик күп җыела.

Аллаһ йортын реконстрацияләүгә Өлә Казакларында туып-үскәннәр алынган. Элеккеге мәчеткә янкорма һәм башка биналар салынган. Сентябрь аенда  Ураза бәйрәменнән соң биредә мәдрәсә дә эшли башлаячак.

Өлә Казакларында  башкарылган изге эшкә ТР Диния нәзарәтенең Үзәк төбзк казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров югары бәя бирде. Биредә ул беренче намазны укыды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.