русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

01.09.2010

ТР Диния нәзарәте Ураза бәйрәмен үткәрү тәртибен раслады

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Татарстан мәчетләрендә Ураза бәйрәмен үткәрү тәртибен раслады. Ураза бәйрәме уңаеннан дини чаралар мәчетләрдә 9 сентябрьдә иртәнге сәгать биштә иртәнге намаз белән башлана. Ул көнне кояш алты тулып ике минутта чыга. Татарстан мәчетләрендә имам-хатыйблар үзләренең вәгазьләрен иртәнге сәгать алтыда башларга тиешләр. Бәйрәм намазы исә 6 сәгать 30 минутка билгеләнгән.

“Яңа гасыр” телеканалы аша турыдан-туры трансляция оештырылганлыктан, Кол Шәриф мәчетендә чаралар вакыты башкачарак. Кол Шәриф мәчетеннән Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның  бәйрәм вәгазен “Яңа гасыр” телеканалында  иртәнге сәгать җидедә карап булачак. Бәйрәм намазы исә 7 сәгать 30 минутта укыла .

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.