русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстан мөфтие Чаллыда булды

31.08.2010

29 августта Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Чаллыга сәфәр кылды. Шул ук көнне анда Чаллы каласында Җәмигъ мәчете төзелеше буенча Попечительләр советы утырышын да уздырдылар. Мөфти катнашында үткән әлеге җыенда мөһим мәсьәләләр тикшерелде, шул исәптән төзелешне финанслау һәм меценатлар җәлеп итү буенча.

Утырыштан соң мөфти Чаллыда “Азатлык” мәйданында ел саен үтүче чәчәкләр фестивалендә дә катнашты.

Мөфтинең Чаллыга эш сәфәре “Аш-Су” ресторанында ифтар мәҗлесе белән тәмамланды. Ифтарда шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхрәзиев та катнашты.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.