русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

23.08.2010

Казанда мөселман модасы дизайнерлары конкурсы оештырыла

Быел мөселман киносы фестивале кысаларында, 17 сентябрьдә,  «Islamic-clothes» мөселман киемнәре дизайнерлары халыкара бәйгесе узачак.
Әлеге конкурс “Татарстан мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы башланшычы белән оештырыла.
Бу проектны тормышка ашыруда ТР Мәдәният министрлыгы, Россия һәм Татарстан дизайнерлары берлеге ярдәм күрсәтә.
Бәйгегә тәкъдим ителә торган коллекцияләрдәге модельләр башны һәм тәнне тулысынча капларга, үтәкүренмәле булып, гәүдәгә сыланып торырга тиеш түгел.
Күренекле мәдәният һәм җәмәгать эшлекләреннән, мода индустриясендәге танылган шәхесләрдән торган жюри, модельләрнең яңалыгына, һөнәри осталык дәрәҗәсенә, сәнгати матурлыгына, коммерция перспективасына карап, бәя бирәчәк.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.