русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

23.08.2010

“Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге Хаҗ йолалары буенча дәресләр оештыра

“Идел-Хаҗ” ТХҮнең укыту үзәге хаҗилар өчен белем бирү процессы системасын эшләде. Программа дистацион һәм турыдан-туры укытуны эченә ала һәм берничә фәнне берләштерә. Булачак хаҗилар өчен эштән аерылмыйча Хаҗ йолаларын һәм гомумән изге сәфәр кылуга бәйле барлык нечкәлекләрне өйрәнү мөмкинлеге тудырыла. Дәресләрне он-лайн режимында, «Идел-Хаҗ”ның www.idelhajj.ru адресы буенча рәсми сайтыннан карарга мөмкин. Шулай итеп, web-камера урнаштыру юлы белән, хаҗилар һәм Татарстан районнары, шулай ук Россия төбәкләреннән барлык теләүчеләр хаҗ йолалары , аны үтәү тәртипләре турындагы дәресләрне күзәтә алачак.

Укыту ике этаптан тора: сәфәргә бару һәм хаҗ кылу. “Идел-Хаҗ” укыту үзәге хаҗиларны изге сәфәргә ныклап әзерләүне, аларны хаҗ гамәлләрен төгәл башкарырга өйрәтүне, гонахларыннан арыну һәм бу юнәлештә белемнәрен тагын да ныгытуны максат итеп куя.

Дәресләр “Идел-Хаҗ”ның төп офисында ( Нариманов урамы, 57А йорты) дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 17.00 сәгатьтә башлана. Укыту программасы ике айга исәпләнгән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.