русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.08.2010

Ислам мәдәнияты музее Рамазанга багышланган чара оештыра

6 нчы һәм 7 сентябрь көннәрендә Ислам мәдәнияты музее барлык теләүчеләрне дә “Ураза  бәйрәме. Мөселман уразасы культурасы: сәламәт тән һәм сәламәт рух” бәйрәменә  һәм мөселман уразасына багышланган чарага чакыра. Бу көнне мөселманнар үзләренең иң матур киемнәрен кияләр, бүләкләр бирешеп, кунакка йөрешәләр, төрледән-төрле тәм-томнар әзерлиләр.

Чараның максаты – тарихи һәм мәдәни планда уразаның әһәмиятен, мөһимлеген ачу. Ике көн дәвамында музей кунаклары уразаның мәгънәсенә тагын да ныграк төшенә, аның тарихын һәм медицина күзлегеннән чыгып мөһимлеген аңлый алачак.

Чара барышында  мастер-класслар эшләячәк.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.