русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.08.2010

18 августта “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе үз хезмәткәрләре өчен ифтар ашы уздырды

Соңгы елларда күп кенә предприятие-оешмалар үз хезмәткәрләре өчен Изге Рамазан аенда ифтар ашы оештыруны матур бер традициягә керттеләр. Бу матур башлангычны “Яңа гасыр” ТРКдә хуплады. 18 август көнне компания ашханәсенә Рамазан уразасын тотучы  телевидение һәм радио хезмәткәрләре җыелды. Чарада “Яңа гасыр” ТРК генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, ТР Мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, шулай ук хаҗилар клубы рәисе, Казан шәһәр Думасы депутаты Фәрит Мифтахов катнашты.

Мөфти үз вәгазендә һәр мөселман тормышында изге Рамазан ае һәм уразаның мөһимлеген искәртте һәм телерадио дулкыннары аша республикада, илдә мөселман өммәте тормышының киңкырлы яктыртылуына рәхмәтен җиткерде. Шулай ук мөфти “Яңа гасыр” ТРК өчен мондый ифтар ашлары традициягә әйләнәчәгенә ышанычын белдерә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.