русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.08.2010

“Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәгендә төрек кунаклары булды

Шушы көннәрдә “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәгендә төрек делегациясе булып китте. “Идел-Хаҗ” җитәкчелеге һәм Төркия Республикасының Хаҗ һәм Гомрә буенча министры урынбасары, доктор Фикрәт Караман, төрек диниәт вакыф җитәкчесе Шәрәфетдин Голджук, Төркиянең Мәскәүдәге илчелегенең дин эшләре буенча киңәшчесе Бәкер Герек алга таба хезмәттәшлек хакында фикер алыштылар. ТР Мөфтие урынбасары, “Идел-Хаҗ” ТХҮ генераль директоры Аяз Мингалиев билгеләп узганча, Хаҗ-операторларына төрек хезмәттәшләрдән өйрәнерлек нәрсәләр шактый. Төркиялеләр Хаҗга ел саен 100 меңнән артык кешене изге гамәл кылырга җибәрә. Һәм Төркиядәге бу оешманың әлеге өлкәдә дистә еллык тәҗрибәсе бар. Шуңа да алардан Хаҗны сыйфатлы итеп оештыру, Согуд Гәрабстаны Корольлеге белән хаҗ-миссиясе арасында үзара эшләр, биналарны арендалау, хаҗиларны тукландыру буенча сорауларга җавап табарга мөмкин.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.