русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

16.08.2010

Татарстан түрәләре һәм сәхнә йолдызлары да ураза тота

Мәгълүм булганча, җир шарындагы мөселманнар өчен изге ай булган Рамазан – ураза башланды. Шәригать канунннары буенча шушы ай дәвамында мөселманнар кояш чыкканнан алып баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан, төрле ызгыш-талашлардан тыелып торырга тиешләр.

Ураза тотучылар саны елдан-ел арта бара, Баксаң, күп кенә республика чиновниклары, спортчылар һәм сәхнә йолдызлары да ураза тота икән. Алар арасында “Рубин” футбол клубы әйдаманы Корбан Бердыев, “Рубин” уенчысы Гекдениз Карадениз да бар. Шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан прокурорынының өлкән ярдәмчесе Равил Вахитов, Татарстан транспорт прокуроры вазифаларын башкаручы Русалн Цечоев, Камал театры директоры Шамил Закиров һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, танылган җырчы Салават Фәтхетдинов та ураза тота.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.