русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

10.08.2010

Татарстанның 8 мәчетендә “Тәравих” намазларын төрек Коръән хафизлары алып барачак

12 августта Татарстан Республикасына Төркиядән мөселманнарның изге китабын тулысынча яттан белгән кешеләр – Коръән-хафизларның килүе көтелә. Алар Рамазан ае дәвамында шушы айда укыла торган махсус кичке намаз – “Тәравих”ны алып барачак. ТР ДН Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин хәбәр итүенчә, аларның күпчелеге Татарстан төбәкләренә - Бөгелмә, Зәй, Апас, Әгерҗе, Баулы, Яшел Үзән, Алабуга районнарына җибәреләчәк. Бары тик бер Коръән-хафиз гына Казанда кала.

Сүз уңаеннан, Төркия Республикасының дин эшләре идарәсе белән  килешү буенча,  Татарстанга Төркия Коръән-хафизлары мондый намазларны алып бару өчен ел саен килә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.